ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов һәм Чемезов Чаллыда КАМАЗ кабиналары каркаслары заводын ачачак

23 май 2019, 15:04 , Фото: архив/Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов һәм Чемезов Чаллыда КАМАЗ кабиналары каркаслары заводын ачачак Завод 2016 елда төзелә башлады, булачак җитештерүнең гомуми куәте елына 50 меңнән артык кабина тәшкил итәчәк.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Диана Авакян). 27 майда Чаллыда КАМАЗ автомобильләре өчен К5 кабиналар каркасы заводы ачылачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» Дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«КАМАЗ стратегиясе техник яктан да, тышкы яктан да яңартуны таләп итә торган яңа модель рәтен җитештерүгә юнәлдерелгән. Яңа завод 2016 елда төзелә башлады. Бу соңгы ун елда КАМАЗ территориясендә төзелгән иң эре объект», - диде Лилия Галимова.

Җитештерүнең гомуми куәте елына 50 меңнән артык кабина тәшкил итәчәк. Бинаны КАМАЗ төзи, җитештерүне оештыруны Daimler AG башкара, эксплуатацияләүче оешма - «Даймлер Камаз Рус». Объект 4 модульдән тора. Проект каркаслы кабиналарның тулы производствосын булдыруны күздә тота.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10