ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Haier Кытайның биш эре компаниясенә Татарстанга инвестиция кертергә тәкъдим итте

23 май 2019, 14:33 , Фото: tatarstan.ru

Haier Кытайның биш эре компаниясенә Татарстанга инвестиция кертергә тәкъдим итте Кытай делегациясен Яр Чаллыда Haier заводының эш күләме таң калдырды, диде Лилия Галимова.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Haier Кытай Халык Республикасының биш эре компаниясе Татарстанга инвестицияләр кертергә һәм республикада җитештерүне локальләштерергә тәкъдим итте. Бу хакта предприятие башлыгы Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде белән әңгәмәдә Татарстан Президенты матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Лилия Галимова үткәргән брифингта сөйләде.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Кытай делегациясе Яр Чаллыда компаниянең киңкүләмле эшенә таң калды. Ван Юн билгеләп үткәнчә, Haier компаниясе директоры белән әңгәмәсендә республикада эшли торган шартлар шулкадәр уңай булуын әйткән. Ул Кытай Халык Республикасының 5 эре компаниясен Татарстанда инвестицияләргә һәм локальләштерергә тәкъдим иткән», — диде ул.

Ван Юн әфәнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан-Кытай мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итүе, аерым алганда, Haier кебек инвестицион проектларга ярдәм итүе өчен рәхмәт әйтте.

Кытай делегациясе Татарстанга ике көнлек визит белән килде. Республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм Ван Юн КАМАЗ җитештерү мәйданчыкларында булды, зур йөк машиналары линиясе белән танышты. Программада суыткычлар җитештерү буенча Haier заводын карау да бар иде. Моннан тыш, кунаклар Казан вертолет заводында булды, Казан Кремленең истәлекле урыннары белән танышты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10