ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2019 ел ахырына Татарстанда 60 мең үзмәшгуль теркәлгән булырга тиеш

23 май 2019, 12:46 , Фото: Айгөл Шәйхлисламова

2019 ел ахырына Татарстанда 60 мең үзмәшгуль теркәлгән булырга тиеш Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасында хатын-кызлар эшкуарлыгы турында сөйләштеләр.
(Казан, 23 май, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасында әлеге палата рәисе урынбасары Сергей Карпухин Татарстанда ел ахырына 60 мең үзмәшгуль теркәлергә тиешлеген әйтте. Бу хакта ул «Татарстан Республикасында хатын-кызлар эшмәкәрлеге: бүгенге мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына түгәрәк өстәл чыгышында сөйләде. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты. 
 
"Татарстанда милли проект кысаларында ел ахырына кадәр 60 мең үзмәшгуль рәсми рәвештә теркәлгән булырга тиеш. Хәзерге вакытта 8 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән", - диде Сергей Карпухин.
 
Түгәрәк өстәлдә эшкуарларга дәүләт һәм банк ярдәме формалары, Татарстанда эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару үзенчәлекләре, 17-21 июньдә Татарстанда узачак «Әни-эшмәкәр» хатын-кыз эшмәкәрлеген үстерү буенча федераль социаль-мәгариф проекты турында сөйләштеләр.
 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10