ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Ташламалы кредитлар бурычлары 50 мең сумга кадәр генә булган эшмәкәрләргә бирелә

23 май 2019, 12:31

Кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит бирү программасында барлыгы 69 банк катнаша.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Россиядә кече һәм урта бизнес өчен ташламалы кредитлар салым буенча бурычлары 50 мең сумнан артмаган эшмәкәрләргә бирелә. Бу хакта РФ Икътисади үсеш министрлыгының илнең югары башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә җибәргән хатына сылтама белән ТАСС яза.

Элегрәк ташламалы кредит бирү программасы кысаларында хөкүмәт кече һәм урта предприятиеләр өчен минималь кредит күләмен 3 млн сумнан 500 мең сумга кадәр киметү турында карар кабул иткән иде.

“Заемчыларга [ташламалы] кредит алу өчен мәҗбүри шартлар өлешендә ташламалар каралган, салымнар буенча 50 мең сумнан артмаган бурыч булу рөхсәт ителә”, - дип язылган хатта.

Ташламалы кредит бирү программасы 25 февральдә башланды, ул кече һәм урта бизнеска билгеле банклардан ставка буенча 8,5 проценттан артмаган кредит алырга мөмкинлек бирә. 2019 елдан башлап хөкүмәт 69 банк катнашкан әлеге программага ел саен 1 трлн сум акча бүлеп бирәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10