ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан вертолет заводы WorldSkills илкүләм чемпионаты өчен вертолетлар бирде

23 май 2019, 09:11

Вертолетлар "Авиация техникасына хезмәт күрсәтү" компетенциясендә биремнәр башкару өчен файдаланылачак.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). "Россия вертолетлары" холдингының Казан вертолет заводы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты финалы өчен ике "Ансат" вертолетын тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вертолетлар "Авиация техникасына хезмәт күрсәтү" компетенциясендә очу алды тикшерүе буенча биремнәр башкару өчен файдаланылачак.

"Казан вертолет заводы хезмәткәрләрнең һөнәри әзерлегенә һәрвакыт зур игътибар бирде. Һөнәри осталыкның төрле конкурсларында катнашты. "Һөнәре буенча иң яхшы" завод конкурсы 54 ел уздырыла. WorldSkills стандартлары буенча ярышларга ярдәм итү өчен төрле елларда предприятиедән барлыгы 21 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде", - диде "Казан вертолет заводы" идарәче директоры Юрий Пустовгаров. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10