ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

КФУга укырга керү өчен онлайн-имтихан тапшырып булачак

23 май 2019, 08:43

Беренче чиратта, бу физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эшләнгән.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Быел беренче тапкыр Казан федераль университетына укырга керү өчен читтән торып имтихан тапшырып булачак. Онлайн-имтихан беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән абитуриентлар өчен каралган. Бу турыда КФУ Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодровка сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

"Өйдән торып, билгеле бер техник мөмкинлекләр булганда, абитуриент КФУга керү өчен имтихан тапшыра ала. Беренче чиратта, бу физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эшләнгән. Алар бюджетка керсә дә, контракт буенча урнашса да, онлайн-имтихан бирү мөмкинлеге бар", - дигән Бодров.

Калган барлык абитуриентлар өчен дистанцион технологияләр куллану мөмкинлеге бары тик контракт нигезендә укырга кергәндә генә булачак.

 

Онлайн-имтиханнар 12 - 26 июльдә була. КФУ структурасына кергән теләсә кайсы институтка, университетның филиалларын керү өчен имтихан тапшырып булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10