ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарманда Хәниф Хәйруллин исемендәге беренче премия ияләре ачыкланды

23 май 2019, 02:00 , Фото: sarman-rt.ru/news/khbrlr/9

Сарманда Хәниф Хәйруллин исемендәге беренче премия ияләре ачыкланды Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

(Сарман, 23 май, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова). Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә язучы, журналист Хәниф Хәйруллин исемендәге премияләр тапшыру тантанасы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Премияләргә хәбәрчеләр - Сарман авылыннан Клара Вәлишина, Җәлилдән Ландыш Шәйдуллина, мәгариф бүлеге белгече Илназ Дәүләтбаев лаек булдылар. Бүләкләрне Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова һәм иганәче Хәниф абыйның улы Ленар Хәйруллин тапшырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10