ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районыннан утызлап егет Армия сафларына алыначак

23 май 2019, 05:00 , Фото: alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayony-egetlren-khrbi-desant-gaskrlren-ike-kullap-alalar

Әлки районыннан утызлап егет Армия сафларына алыначак Егетләрнең беренче төркемен – 6 кешене 15 майда армия сафларына озатып җибәргәннәр.

(Әлки, 23 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Әлки районыннан армия сафларына бу юлы да утызга якын егет китәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Яшьләр армия хезмәтеннән курыкмый, техникум я училищены тәмамлагач эшкә урнашу түгел, хәрби бурычын үтәүне планлаштыралар. Чыгарылыш имтиханнарын тизрәк тапшыралар да, кулларына диплом биргәнне дә көтеп тормыйча, армиягә китәләр", – ди район хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Дарья Севрикеева.

Егетләрнең беренче төркемен – 6 кешене 15 майда армия сафларына озатып җибәргәннәр. Алар Иваново, Улан-Удэ, Казан якларында дислокацияләнгән частьләрдә хезмәт итәр, дип көтелә. Араларында көздән язга чаклы Чистайда хәрби исәптәге белгечлек – С категорияле шофер һөнәре үзләштергән егетләр дә бар.

Мартка чаклы хәрби техника йөртү серләрен тырышып өйрәнгән, аннары Куркачидагы аэродромда парашют белән сикереп, махсус әзерлек үткән бу егетләрне (барлыгы 9 шундый белгеч әзерләнгән) хәрби десант гаскәрләренә бик теләп алалар икән.

15 һәм 25 июнь көннәрендә тагын ике төркем егетләр хәрби хезмәткә китәчәк. Алар Оренбургтагы Әлки районы шефлык иткән частькә җибәрелер, ди Дарья Севрикеева.

Чакырылыш яшендәге егетләр өчен хәрби хезмәт үтүнең тагын бер кызыктыргыч ысулы бар. Ул да булса, контракт буенча хезмәт. Федераль закон ким дигәндә урта махсус белемле, һөнәре булган егетләргә шундый мөмкинлек бирә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10