ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Азнакайдан Шакировлар иң иҗади гаилә исеменә лаек булды

23 май 2019, 00:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru/news/җәmgyiyat/aznakaydan-shakirovlar-i-iadi-gail-isemen-laek-buldylar

Азнакайдан Шакировлар иң иҗади гаилә исеменә лаек булды Алар "Иҗади гаилә" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды.

(Азнакай, 23 май, "Татар-информ", "Маяк" , Резеда Шәрипова). Азнакайдан ​​​​​​​Шакировлар гаиләсе “Без бергә” республика конкурсының зона турында “Иҗади гаилә” номинациясендә – беренче дәрәҗә, республика турында икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу гаиләдә, халкыбызның милли традицияләрен саклап, сәнгатькә гашыйк кешеләр яши. Илһам һәм Илнар Шакировлар – танылган баянчылар, халыкара конкурслар лауреатлары. Гаилә башлыгы Бакир Шакиров һөнәре буенча сәнгатьтән ерак торса да, оста гармунчы. Ә тормыш иптәше Сәрия Шакирова – Азнакай халык театрының данлыклы артисткасы.

Киленнәре дә, оныклары да шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10