ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәттә Сабантуй оештыру өчен 1 миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк

22 май 2019, 23:00 , Фото: almet-rt.ru/news/mgyyat/byel-sabantuy-kpmeg-tshchk

Әлмәттә Сабантуй оештыру өчен 1 миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк Концерт программасына 492 750 сум, ә театральләштерелгән тамашаны уздыру өчен 807 250 сум акча бүленәчәк.

(Әлмәт, 22 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәттә Сабантуй оештыру өчен 1300 000 сум сарыф ителәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Финанслау чыганагы булып җирле бюджет тора. Концерт һәм театральләштерелгән тамашаны уздыру буенча тендер район башкарма комитеты тарафыннан Россия Федерациясенең дәүләт сатып алулар порталына урнаштырылган.

Концерт программасына 492 750 сум, ә театральләштерелгән тамашаны уздыру өчен 807 250 сум акча бүленәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10