ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Казанда хокукый ярдәм көне узачак

22 май 2019, 21:24

Хокукый ярдәм көне 31 майда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Казанда гражданнарга хокукый ярдәм көне уздырыла. Бу турыда Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 майда 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Халыклар дуслыгы йортында шәһәрлеләр балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачаклар. Аларга тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, шулай ук Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре җавап бирәчәк.

Казанлылар баланың тормышка хокукларын саклау, рәхимсез мөгамәләдән, көчләүдән һәм иминлек, сәламәтлекне саклауга һәм сәламәт үсешкә хокукларын саклау, гаиләдә бала хокукларын үтәү, мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча сорау бирә ала. Шулай ук социаль тәэмин итү хокукын үтәү, баланың торак һәм башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү кебек темалар буенча консультация алырга мөмкин булачак.

Чараның максаты - гражданнарга консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10