ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Т-500 самолетлары өчен завод төзелешенә 2,5 млрд сум инвестиция кирәк

22 май 2019, 19:18 , Фото: Владимир Васильев

Т-500 самолетлары өчен завод төзелешенә 2,5 млрд сум инвестиция кирәк Авыл хуҗалыгы самолетларын җыю производствосы төзелеше проекты Дәүләт-шәхси партнерлык шартларында гамәлгә ашырылачак.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Татарстан Республикасында Т-500 авыл хуҗалыгы самолетларын һәм эксперименталь авиация аэродромын җыю производствосы төзелеше проекты 2,5 млрд сумга якын инвестицияләрне күздә тота. Бу хакта Иннополиста проектны эшләтеп җибәрүдә “Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов хәбәр итте.

“Проект якынча 2,5 млрд сум инвестицияне күздә тота. Без ул хосусый-дәүләт партнерлыгы кысаларында гамәлгә ашырылыр дип өметләнәбез”, — диде Чемезов.

Аның сүзләренчә, хәзер бу проектка керә алырлык инвесторлар белән сөйләшүләр алып барыла.

“Әлегә финанслау дәүләт корпорациясе һәм кайбер шәхси инвесторлар хисабына бара. Без инде проектлауларны башлап җибәрдек. Бу ел ахырына проект әзер булыр һәм киләсе елда без төзелеш эшләрен башларбыз дип ышанам”, — дип өстәде “Ростех” башлыгы.

Төзелешне башлап җибәрү 2020 елга билгеләнгән, ә 2022 елда Татарстанда җитештерелгән Т-500 беренче самолетларын күккә җибәрү планлаштырыла. Завод елына 60-100 очу аппараты чыгарачак. Әлеге очу аппаратларына ихтыяҗ арту белән заводның куәтен арттыру планлаштырыла, дип уртаклашты Сергей Чемезов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10