ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов Иннополиста Т-500 самолетын җыю буенча завод төзелешенә старт бирде

22 май 2019, 18:43 , Фото: Владимир Васильев

Миңнеханов Иннополиста Т-500 самолетын җыю буенча завод төзелешенә старт бирде Татарстан Президенты һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы заводның беренче ташын салды һәм әзер ун самолетның беренче партиясен карады.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Т-500 авыл хуҗалыгы самолетларын җыю производствосын һәм эксперименталь авиация аэродромын төзи башлау тантанасында катнашты.

«Бүген истәлекле вакыйга, бу самолет бик күп функцияле. «Ростех» дәүләт корпорациясе ярдәме белән ул сертификация узды, аның серияле җитештерү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре эшләнелде. Иң мөһиме — җыю производствосы һәм аэродром комплексы монда Иннополис белән янәшә булачак. Димәк, бу проектның киләчәк үсеше - интеллектуаль өлеше дә биредә булачак. Без бу проектка тулысынча ярдәм итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул инвестицион проектны гамәлгә ашыру өчен җир кишәрлеге бирү турындагы карарга кул куюын искәртте. «313 гектарга якын иң конкурентлы җир бу мәсьәләне хәл итү өчен бирелә», - диде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов «Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезовка җир кишәрлеге бирү турындагы боерыкны тапшырды.

«Ростех» башлыгы үз чиратында билгеләп үткәнчә, завод төзелешен 2020 елда башлау һәм ике ел эчендә тәмамлау планлаштырыла. «Монда без аларны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә актив кулланачакбыз. Очкычны уку өчен дә кулланырга мөмкин, чөнки без ике урынлы самолет та, пилотсыз самолет та төзергә планлаштырабыз», — дип сөйләде Сергей Чемезов планнары турында.

Сүз уңаеннан, 2018 елда Т-500 авиа химикат эшләрен үткәрү өчен Россиядә беренче сертификацияләнгән махсуслаштырылган заманча самолет булды. Аның йөк күтәрүчәнлеге 560 кг га җитә, шулай ук машина химикатларны аз күтәрә торган ультра система белән җиһазландырылган. Моннан тыш, самолетны төзүче - Казанның «"МВЕН" фирмасы» ҖЧҖ авария хәлендә пилотны яклау турында да кайгырткан. Татарстанда эшләнгән тиз хәрәкәт итүче парашют коткару системасы белән җиһазландырылган.

Тантана кунаклары Татарстанда җитештерелгән ун Т-500 самолетының тәҗрибә партиясен карады. «Гадәти шасси самолетларыннан тыш, Татарстан Президентына йөзүче шасси белән Т-500 моделен күрсәттек. Мондый самолетны коткару эшләре һәм нефть яки ягулык агызуны бетерү өчен файдаланырга мөмкин», — диде «"МВЕН" фирмасы» ҖЧҖ генераль директоры Илья Ермоленко.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10