ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Разил Вәлиев: Татарстан талантлы яшьләрне Мәскәүдә Әдәбият институтында укытачак

22 май 2019, 19:01 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Разил Вәлиев: Татарстан талантлы яшьләрне Мәскәүдә Әдәбият институтында укытачак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу юнәлештә эш алып бара.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев татар әдәбиятын үстерү өчен талантлы яшьләребезне Әдәбият институтларында укыту әһәмиятле дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Казанга Горький исемендәге әдәбият институтының ректоры Алексей Варламов килде. Без очрашып сөйләштек. Анда укыту түләүле. Татарстан яшьләребезне укытырга әзер. Мәгариф министрлыгы бу юнәлештә эш алып бара”, - диде Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев фикеренчә, безгә әдәби тәрҗемәчеләр кирәк. Әдәбият институтында тәрҗемәчеләр әзерләнүе дә бик әһәмиятле.

“Ун-унбиш егет-кызны җибәрсәк, әдәбиятка бик файда булыр иде”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10