ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда яшүсмер җиңел машина белән кырда һәлакәт ясаган, 8 яшьлек бала үлгән

22 май 2019, 18:15

Һәлакәт аркасында машина йөртүче яшүсмер һәм 15 яшьлек пассажир төрле имгәнүләр алган.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда 14 яшьлек яшүсмер җиденче модельле «Жигули» руле артына утырып, кырда юл-транспорт һәлакәте ясаган. Анда 8 яшьлек баланың гомере өзелгән. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«20 майда, 18.30 сәгатьтә Яңа Чүпрәле һәм Яңа Ишле авыллары арасындагы кыр юлының 3нче чакрымында 14 яшьлек яшүсмер куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм транспорт әйләнеп капланган», – диелгән хәбәрдә.

Һәлакәт аркасында җиңел машинада булган 8 яшьлек пассажир имгәнүләрдән урында ук үлгән. Машина йөртүче яшүсмерне һәм 15 яшьлек икенче пассажирны төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.

Машина йөртүче һәм яшь пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10