ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Харбинда Россия-Кытай ЭКСПОсында катнашачак

22 май 2019, 17:07 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Харбинда Россия-Кытай ЭКСПОсында катнашачак Татарстан Президентының Кытай Дәүләт Советы әгъзасы белән очрашуы Казан Кремлендә узды.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI Россия-Кытай ЭКСПОсында катнашачагын сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЭКСПО 15-19 июньдә Харбинда, Хэйлунцзян провинциясенең төньяк-көнчыгыш өлешендә узачак. Син Айго провинциясе Хөкүмәте канцеляриясе башлыгы урынбасары сүзләренчә, чараның төп темасы ике илнең төбәкара хезмәттәшлек перспективалары һәм мөмкинлекләре булачак, дип хәбәр итә ТАСС.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Ван Юну әфәндегә Кытай Халык Республикасында Татарстан икътисады һәм мәдәнияте көннәре ачылачагы турында хәбәр итте.

Кытай делегациясе белән очрашу Казан Кремлендә узды. Алар Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Кытай провинцияләре арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10