ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ирада Әюпова Татарстанда музыка сәнгате үсеше концепциясе юнәлешләрен билгеләде

22 май 2019, 16:40 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Ирада Әюпова Татарстанда музыка сәнгате үсеше концепциясе юнәлешләрен билгеләде Татарстан мәдәният министры Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсеш концепциясенең өч юнәлешен аерып күрсәтте.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга Татарстан Республикасында музыка сәнгате үсеш концепциясенең юнәлешләре турында аңлатма бирде. Бу хакта ТР Дәүләт Советында үткәрелгән матбугат конференциясендә билгеле булды.

Ирада Әюпова концепциянең өч юнәлешен аерып күрсәтте. Беренчедән, ул музыкаль белем бирүне билгеләп үтте. “Беренче акцент – музыкаль белем бирү системасын милли музыкаль мәдәнияткә яраклаштыру. Без мәгариф системасына федераль стандартлар белән эш итәбез, анда милли мәдәният аз яктыртыла. Милли мәдәниятнең үз тамырлары һәм үзенчәлекләре бар”, - ди министр.

Икенче яссылыкта ул фәнни тикшеренүләрне күрә. “Мәгариф системасы гыйльми тикшеренүләр белән бара. Бу - милли музыка тарихы да, композиторларыбыз эшчәнлеге дә, җиде-сигез гасыр элек музыкаль мәдәният торышын күзаллаулар да. Безнең халык уен кораллары буенча проблемаларыбыз зур. Халык уен кораллары буенча музыкаль коллективларыбыз бар, ләкин аларда уен коралларының тулы палитрасы юк. Бу тулы бер эзләнүләр юнәлеше”, - ди Ирада Әюпова.

Өченче юнәлеш - музыкаль профессиональ белем алган яшьләргә Татарстанда эшләү мөмкинлеге тудыру. “Яшьләребезгә иҗат итү өчен шартлары тудырырга кирәк”, - ди министр. Ул бу юнәлшетәге эш итеп “Минем Такташ” операсының премьерасын атады.

  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсеш концепциясе буенча эш башлады. Концепцияне ТР Мәдәният министрлыгы каршында оешкан эшче төркем әзерләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10