ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанда музыка сәнгате үсеше концепциясе Дәүләт программасы булып җитешәчәк

22 май 2019, 15:49 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстанда музыка сәнгате үсеше концепциясе Дәүләт программасы булып җитешәчәк Татарстан Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсеш концепциясе буенча эш башлады.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасында музыка сәнгате үсеш концепциясе киләчәктә Дәүләт программасы дәрәҗәсендә үстерелергә мөмкин. Бу хакта ТР Дәүләт Советында үткәрелгән матбугат конференциясендә халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев әйтте.

“Безнең Дәүләт Советына музыка сәнгатенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә. Без бу проблеманы үзебез генә хәл итә алмыйбыз. Хөкүмәтебез, мәдәният һәм мәгариф министрлыклары, белгечләребез, уку йортларыбыз бар. Алар белән киңәшкәннән соң Татарстанда музыка сәнгатен үстерү буенча концепция кабул ителергә тиеш дип санадык”, - дип аңлатып үтте Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев шушы мөрәҗәгать Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Татарстан Президентына хат язылуын билегләп узды. “Хатта планка бик югары куелган иде. Без киләчәктә Татарстанда музыка сәнгатен үстерү буенча дәүләт программмасы булдыруны күздә тота идек. Концепция аның беренче адымы булырга тиеш”, - диде ул.

Разил Вәлиев фикеренчә, музыка сәнгате үсеше ул мәдәният министрлыгына гына бәйле проблема түгел. “Монда мәгариф системасы да, Казан дәүләт консерваториясе һәм башка югары белем уку йортлары да катнашырга тиеш. Алар барысы да катнашсын өчен Хөкүмәт карары кирәк. Мәдәният министрлыгы үзенә караганын башкара алса, алга таба Хөкүмәт карарлары да чыгра, Дәүләт программасы да булыр”, - ди ул.

  • Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсеш концепциясе буенча эш башлады. Концепцияне ТР Мәдәният министрлыгы каршында оешкан эшче төркем әзерләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10