ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Эшмәкәрлек фабрикасы”н тәмамлаучы Татарстан егете Америкада бизнес ачкан

22 май 2019, 15:39 , Фото: архив, Султан Исхаков

“Эшмәкәрлек фабрикасы”н тәмамлаучы Татарстан егете Америкада бизнес ачкан “Эшмәкәрлек фабрикасы”н якынча 3,5 мең укучы тәмамлаган, проект чараларында 45 мең кеше катнашкан.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Татарстанда “Эшмәкәрлек фабрикасы”н тәмамлаган Илназ Нәбиуллин Америкада япон чәчтарашханәсе ачкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.

“Илназ Нәбиуллин башта ир-атлар бижутериясе кибетләре челтәрен ачты, ә аның икенче проекты япон чәчтарашханәләренең “Чио Чио” челтәре бик перспективалы булып чыкты. Быел Америкада да "Чио Чио“ барлыкка килде. Бу - проект остазлары белән бизнес-идеяне сыйфатлы эшләү нәтиҗәсе. Әлеге проект фабрика укучыларының уңыш тарихының бер үрнәге генә”, - диде спикер.

Сүз уңаеннан, “Эшмәкәрлек фабрикасы”н тәмамлаучыларның 30 проценты хезмәт күрсәтү өлкәсендә бизнес башлап җибәрә.

Фәрит Габделганиев шулай ук хәзерге вакытта “Эшмәкәрлек фабрикасы” н тәмамлаган бизнесменнарның 800 компания ачып җибәрүен, проект чараларын 45 мең кешене колачлавын, ә курсларны тәмамлаучыларның 3,5 меңнән аз гына ким булуын сөйләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10