ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Петербургта яшәүче Руслан Мәһдиев Америка математика җәмгыяте премиясен алды

22 май 2019, 15:02 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Петербургта яшәүче Руслан Мәһдиев Америка математика җәмгыяте премиясен алды «Кече Нобель» премиясе дип аталган әлеге премияне соңгы утыз ел эчендә Россиядән беркем дә алмаган булган.

(Казан, 22 май «Татар-информ»).  Санкт-Петербург укучысы Руслан Мәһдиев Америкада Intel ISEF 2019 халыкара фәнни бәйгесендә Америка математика җәмгыятенең беренче премиясен алды. Бу 30 ел эчендә Россиядән яшь галим лауреат булган беренче очрак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Руслан Мәһдиев - Петербургта математика белема бирү лабораториясендә укый.

По традиции Руслан привез в ЛНМО из Америки подарок: плюшевую ламу.

Фәнни даирәләрдә Америка математика җәмгыятенең беренче премиясен «кече Нобель» премиясе дип атыйлар. Биредә көндәшлек бик зур: 75 илдән 2000 катнашучы булган.

«Америкада әлеге премиягә лаек булган балаларны вокзалларда һәм аэропортларда штат губернаторлары каршы ала, - дип сөйли Петербург өзлексез математика белеме бирү лабораториясенең математика сыйныфлары директоры урынбасары һәм Русланның укытучысы Мария Чистякова. – Шуңа күрә быел премияне безнең тәрбияләнүче алуы аеруча күңелле һәм мактаулы».
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10