ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия сыйфат системасы сөт продукциясе маркировкаларын тикшергән

22 май 2019, 11:36

Предприятиеләр үз продуктларын «десерт», «паста», «алмаштыргыч» дип атый башлаган.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Россия сыйфат системасы сөт маен алмаштырып сөт продукциясе җитештерүчеләрнең маркировкалауда яңа кагыйдәләрне үтәүләрен тикшерделәр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

535 сөт продукциясе тартмасы тикшерелгән. Алар арасында каймак, йогурт, май, сөт, кефир, эремчек, сыр һәм эремчек чималлары бар. Эретелгән сыр, глазурланган сыр һәм атланмай категорияләрендәге биш товарда хокук бозулар ачыклана.

11 гыйнвардан сөт маен алмаштыручы продукция атамасында һәм тасвирламасында сөт продуктлары исемлегеннән барлыкка килгән сүзләр кулланыла алмый.

Мәсәлән, «Сөт мае массакүләм өлеше 23 процентлы алмаштыргыч белән ванилинлы сыр» («Дмитров сөт заводы» АҖ) атамасында үсемлек майлары куллану турында мәгълүмат юк . «Рязань эретелгән сырлар заводы» ААҖ тарафыннан «Переяславль» сәүдә маркасы белән эшләнгән «Коры матдәдә 50 процент майлылыкта атланмайлы эретелгән сыр» тиешле таләпләргә туры килмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, җәмгыять белгечләре маркировкада җитешсезлекләр булган продукция өлеше якынча 1 процент тәшкил итүен ачыклаган. Нәтиҗәдә, җитештерүчеләр үз продуктларын «десерт», «паста», «алмаштыргыч» дип атый башлаган.

1 июльдән тагын бер кагыйдә үз көченә керәчәк - һәр сәүдә залында сөт продуктлары аерым куелырга һәм бу продуктларда сөт мае алмаштырылмаган, дип күрсәтелергә тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10