ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисен туган көне белән котлады

22 май 2019, 10:45 , Фото: архив kremlin.ru

Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисен туган көне белән котлады
 
Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентын чирек гасыр җитәкли.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин га 72 яшь тулды. Беренчеләрдән булып аны Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко котлады. Ул котлау телеграммасын юллады.

«Тәҗрибәле һәм компетентлы дәүләт эшлеклесе, талантлы һәм максатчан җитәкче, Сез Татарстанның эзлекле үсешен законнар белән тәэмин итү, аның куәтле социаль-икътисади потенциалын тормышка ашыру өчен күп эшләр башкарасыз», – дип язган Валентина Матвиенко.

«Югары профессиональлек, җаваплылык, кешеләргә карата игътибарлы һәм ярдәмчел мөнәсәбәтегез аркасында Сез кешеләр хөрмәтен яуладыгыз. Сезнең эшчәнлегегез киләчәктә дә республика мәнфәгатьләренә хезмәт итүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлдереләчәгенә ышанам», - дип билгеләп үтте Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин сәяси эшне актив иҗтимагый эшчәнлек белән бергә алып бара. «Татарстан – новый век» — «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтен җитәкли, «Бердәм Россия» партиясенең иң зур төбәк бүлекчәсе сәркатибе булып тора, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советын җитәкли.

Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа оешмасында актив эшчәнлеге өчен, Европа Советының аерым хөрмәтләү билгесенә, Мактаулы әгъзасы исеменә лаек булган Россия делегациясе составындагы Татарстанның беренче вәкиле булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10