ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада хакимияттә җитәкче урынга хезмәткәрләр сайлыйлар

22 май 2019, 01:00

Түбән Кама Татарстанда муниципаль хезмәткәрләр әзерләүдә "Кадрлар резервы" проектын гамәлгә ашыручы беренче шәһәр булды.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Түбән Камада хакимияттә җитәкче урынга хезмәткәрләр сайлауда "Кадрлар резервы" проекты тормышка ашырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама Татарстанда муниципаль хезмәткәрләр әзерләүдә "Кадрлар резервы" проектын гамәлгә ашыручы беренче шәһәр булды. Бу хакта журналистларга район Советы аппарат җитәкчесе Артур Сафин белдерде.

Катнашучыларны җыю яз көне башланды, бүгенге көндә гариза бирүчеләрдән утыз өченең нибары унтугызы гына чираттагы этапка килеп җитә алган. Финал сынауларында бу сан тагын ике тапкыр кимиячәк. Проект җиңүчеләре Казанда өстәмә белем туплап, муниципалитетта җитәкче вазыйфаларга дәгъва итә алачак.

"Проектның асылы - хезмәткәрләр туплауга рәсми булмаган рәвештә якын килү, - дип аңлата Артур Сафин. - Катнашучының дипломы, хезмәт кенәгәсе, эш тәҗрибәсен өйрәнүдән тыш, без аның шәхси мөмкинлекләрен, сыйфатларын да исәпкә алабыз".

Катнашучыларның мөмкинлекләрен ачыклауда Казанның GMC Consulting компаниясе белгечләре булышлык күрсәтә. Июнь башына һәр катнашучы турында мәгълүматлар базасы әзер булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10