ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗегә Горький тимер юл начальнигы Анатолий Лесун эшлекле сәфәр кылган

22 май 2019, 00:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗегә Горький тимер юл начальнигы Анатолий Лесун эшлекле сәфәр кылган Делегация вәкилләре башта вокзал алды мәйданында урнашкан ял паркында булган.

(Әгерҗе, 22 май, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗегә Горький тимер юл начальнигы Анатолий Лесун эшлекле сәфәр кылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анатолий Лесунны һәм Горький тимер юлының Ижау төбәге буенча начальник урынбасары Александр Лапшинны Әгерҗе тимер юл вокзалында район башлыгы Валерий Макаров, вокзал начальнигы Евгений Бареков каршы алган.

Делегация вәкилләре башта вокзал алды мәйданында урнашкан ял паркында булган. Аннан Ометов һәм үзәк урамнар буйлап узганнар. “Радуга талантов” балалар иҗаты йортында, “Олимп” спорт комплексында, стадионда булганнар. “Яшьлек” паркын караганнар.

Соңгы тукталыш район үзәк хастаханәсенең поликлиника янындагы мәйданында булган. Нәкъ биредә киләчәктә музей төзү планлаштырыла. Әлеге бинада тимер юл музее да урын алачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10