ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмарада такси йөртүчеләрне бердәм тикшерү үткәргәннәр

22 май 2019, 06:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмарада такси йөртүчеләрне бердәм тикшерү үткәргәннәр Инспекторлар автомобильләрнең торышын, документларын һәм пассажирларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерделәр.

(Кукмара, 22 май, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Кукмарада дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре такси йөртүчеләрне тикшерү буенча рейд үткәргән. Бу турыда kukmor-rt.ru сайты яза.

Инспекторлар автомобильләрнең торышын, документларын һәм пассажирларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшергән.

Профилактик чара барышында түбәндәге хокук бозулар ачыкланган: юл кәгазеннән башка транспорт чарасы белән идарә итү, рейска чыгар алдыннан медицина тикшерүе узу, автомобильнең техник торышына тикшерү үткәрү турындагы таләпләрне бозу, техник яктан төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә итү.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10