ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Лубян урман-техник көллияте проекты 20 мең сумлык сертификатка лаек булган

21 май 2019, 23:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Лубян урман-техник көллияте проекты 20 мең сумлык сертификатка лаек булган Көллият хезмәткәрләре "Заповедная сказка" проекты белән "Кече ватан территориясе" профильле мәйданчыгында финалист булган

(Кукмара, 21 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләре "Заповедная сказка" проекты белән "Кече ватан территориясе" профильле мәйданчыгында финалист булган. Аларга 20 мең сумлык сертификат тапшырылган. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә. 

 

Казанның IT-паркында "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" дигән IX республика яшьләр форумы үткән. Анда республиканың иң яхшы 20 проекты вәкилләре үз идеяләрен тәкъдим иткән.

 

"Заповедная сказка" проекты – ул балаларда өзлексез экологик белем бирү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән экологик-туристик сукмак. Төрле биремнәр белән гадәти булмаган маршрут Лубян авылының Аккош паркы буенча узар дип күздә тотыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10