ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Илгиз Зәйниев «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен яңа укылышта тәкъдим итте

21 май 2019, 21:57 , Фото: Александр Эшкинин

Илгиз Зәйниев «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен яңа укылышта тәкъдим итте «Тапшырылмаган хатлар» - совет чоры татар әдәбиятының иң популяр әсәрләренең берсе.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илгиз Зәйниев Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен яңа укылышта тәкъдим итте. Кариев театрының яңа спектакле бүген журналистларга һәм сәнгать советына күрсәтелде.

  • «Тапшырылмаган хатлар» - совет чоры татар әдәбиятының иң популяр әсәрләренең берсе. Ул Галиянең Искәндәргә хатлары булырак төзелгән. Әсәр 1935 елда басылган.

Илгиз Зәйниев әсәрне «Тапшырыл...ган хатлар» исеме белән тәкъдим итте. Режиссер сәхнәгә өч Галияне – Алсу Фәйзуллина, Алсу Шакирова һәм Назлыгөл Хәбибуллинаны чыгарган. Аларны Галиянең уйлары дип аңларга мөмкин. Искәндәрне сәхнәдә күрмибез – ул Гадел Кутуй әсәрендәге кебек - Галиянең хатларында гына.

Илгиз Зәйниев финалда сәхнәгә спектакльнең бердәнбер ир-атын – Вәли Сафиуллинны чыгара. Әлеге рольне Эльдар Гатауллин башкара.

Спектакльнең хореографы – Нурбәк Батулла, композитор – Миләүшә Хәйруллина.

Премьера 23, 24 май көннәрендә булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10