ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Санкт-Петербургта Мостай Кәрим повесте буенча «Сеңелкәш» фильмы премьерасы булды

21 май 2019, 21:42 , Фото: bashinform.ru

Санкт-Петербургта Мостай Кәрим повесте буенча «Сеңелкәш» фильмы премьерасы булды Фильмның прокатка чыгуы Башкортстанның халык шагыйре тууына 100 ел тулуга багышланган.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» фильмы «Россия киносына виват!» фестивален ачты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.

Киноны режиссер, Россиянең халык артисты Александр Галибин, продюсер Дмитрий Фикс, Мостай Кәрим исемендәге фондны гамәлгә куючы, шагыйрь оныгы Тимербулат Кәримов, шулай ук төп рольләрне башкаручы яшь актерлар Марта Тимофеева һәм Арслан Крымчурин тәкъдим итте.

Фильм нигезе итеп Мостай Кәрим Бөек Ватан сугышыннан соң, 1952 елда иҗат иткән «Безнең өйнең яме» повесте алынган.

«Сеңелкәш» картинасы беренче тапкыр Петербургта - Мостай Кәримнең якын дуслары яшәгән шәһәрдә күрсәтелгән. Алар арасында Михаил Дудин, Даниил Гранин, Вадим Шефнер, Михаил Аникушин, Кирилл Лавров бар.

«Сеңелкәш» фильмы Россия Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәмендә «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Фильмны прокатка чыгару Башкортстанның халык шагыйре тууына 100 ел тулуга багышланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10