ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Дмитрий Медведев авылларда инфраструктураны модернизацияләү кирәклеген әйтте

21 май 2019, 22:05

Россия авылларының 40 проценттан кимрәгендә генә су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы бар.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия авылларындагы инфраструктураны җитди модернизацияләү кирәклеген белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дмитрий Медведев сүзләренчә, авылда яшәү шартларын яхшырту белән җитди проблемалар бар. Һәм авыл территориясен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы нәкъ менә шушы проблемаларны хәл итү өчен эшләнә.

«Иң беренче чиратта, бу инфраструктураны модернизацияләү: заманча авылда юллар, газүткәргеч, суүткәргеч, канализация һәм, әлбәттә, телекоммуникация челтәрләре булырга тиеш. Болар барысы да бүген нормаль заманча цивилизацияле тормыш тудыра», - дигән Медведев агросәнәгать комплексы һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында.

Ул бүгенге көндә су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы булган авылларның 40 проценттан да кимрәк булуын, якынча шул кадәр үк (35 процент) авылларда асфальт юллар булмавын, ә авыл территорияләренә газ үткәрү дәрәҗәсе 60 процентка җитүен өстәп әйткән. Дмитрий Медведев сүзләренчә, бу күрсәткеч ун ел эчендә ике тапкыр арткан. Шулай да газ үткәрү "тигез бармый", дигән ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10