ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Премьер-министры һәм Кытай вәкиле «КАМАЗ» һәм Haier заводын карады

21 май 2019, 20:12 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Премьер-министры һәм Кытай вәкиле «КАМАЗ» һәм Haier заводын карады Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн җитәкчелегендәге делегация бүген Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән килде.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыга эш сәфәрендә булды. Ул Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы, Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы Ван Юн белән «КАМАЗ» һәм Haier заводын карады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы, Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы Ван Юн җитәкчелегендәге Кытай коллегалары делегациясе бүген Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән килде. «Бигеш» халыкара аэропортында Кытай коллегаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Прибытие в Республику Татарстан Члена Государственного Совета Китайской Народной Республики господина Вана Юна

Алексей Песошин белән Ван Юн әфәнде «КАМАЗ» ГАҖ җитештерү мәйданчыкларында булды, зур йөк машиналары линейкасы һәм автогигантның башка продукциясе белән танышты.

Аннары Haier компаниясенең суыткычлар җитештерү заводында булды.

Иртәгә, 22 майда, Ван Юн әфәнде җитәкчелегендәге КХР делегациясе Казан вертолет заводында булачак, Казан Кремле территориясендә архитектура һәм тарихи истәлекле урыннарны караячак. Шулай ук Кытай делегациясенең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да планлаштырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10