ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Касыйм шәһәрендә саклауга мөмкин кадәр күбрәк тарихи һәйкәлләр кертелүен телиләр

21 май 2019, 20:00

"Дәүләт тарафыннан саклау өчен күбрәк тарихи биналар, татар объектлары да кергән исемлекне раслауны үтенеп, мөрәҗәгать юлладык", - ди Денис Зайцев.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә дәүләт тарафыннан саклауга мөмкин кадәр күбрәк тарихи һәйкәлләр кертелүен телиләр. Исемлекнең яңа редакциясен кабул итүне сорап, РФ Мәдәният министрлыгына хат язганнар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Рязань өлкәсенең мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Денис Зайцев хәбәр итте.

Ул Касыймда татар йортын сүтү белән бәйле фактка аңлатма бирде һәм киләчәктә дә мондый гамәлләргә юл куелмасын өчен хат әзерләнгәнен әйтте.

“Кызганыч, милекченең башында нәрсә икәнен белмибез. Ул шул йорт хуҗасы булгач, ала да сата. Без Россиянең Мәдәният министрлыгына Касыйм шәһәрендә тарихи һәйкәлләрне саклауның яңа редакциясен кабул итүне сорап, хат яздык”, - диде.

Денис Зайцев әйтүенчә, хатта бу эшнең мөмкин кадәр тизрәк эшләнүен сорап язылган. “Дәүләт тарафыннан саклау өчен күбрәк тарихи биналар, шул исәптән татар объектлары да кергән исемлекне раслауны үтенеп, мөрәҗәгать юлладык. Бу шушындый корылмаларны сүттерүләрдән саклау өчен кирәк”, - диде инспекция башлыгы .

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10