ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов иртә белән социаль челтәргә фото кую сәбәбен әйтте

21 май 2019, 19:11 , Фото: Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов иртә белән социаль челтәргә фото кую сәбәбен әйтте "Мин иртән Казанда эш урынымда булсам, һәрвакыт шулай сәламлим", - диде Татарстан Президенты.

(Казан, 21 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр иртә үз кабинеты тәрәзәсеннән урамдагы күренешне фоторәсемгә төшерү һәм аны социаль челтәрләргә кую сәбәбен аңлатты. Президент сүзләренчә, бу - халыкка татар һәм рус телендә хәерле иртә теләп, сәлам җиткерү формасы. Бу хакта ул бүген "Kazan Expo" халыкара күргәзмә үзәгендә пленар утырыш вакытында сөйләде.

"Без һәрвакыт бер-беребезне сәламләргә тиеш. Бу үзенә күрә татар һәм рус телендә сәламләү формасы. Кемдер мине башка төрле берәр фото куеп булмыймы инде, дип тәнкыйлидер. Әмма ул шундый. Мин иртән Казанда эш урынымда булсам, һәрвакыт шулай сәламлим", - диде Президент.

"Мин үзем эшне иртәрәк башлап җибәрергә яратам. Иртәнге сәгатьтә мин бушрак, эшне оештыру да уңышлырак бара. Кешеләр йоклаган вакытта без инде кайсыбер мәсьәләләрне чишәргә өлгерәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10