ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«ВКонтакте» вәкилләре татар телендә рекламаны блокировкалауны хата дип аңлатты

21 май 2019, 18:08

«ВКонтакте» социаль челтәре журналист Ленар Мифтаховның татар телендәге рекламасын блокировкалаган.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Вероника Ваганова). «ВКонтакте» социаль челтәре вәкилләре Алабуга журналисты һәм «Жайдак» порталын ясаучы Ленар Мифтаховның татар телендәге рекламасын блокировкалау хата сәбәпле килеп чыккан дип аңлатты.

«Кызганычка каршы, элек реклама ялгыш кире кагылган иде. Хәзер белдерү куелды. Без кулланучыдан гафу үтенәбез», — дип хәбәр иттеләр «ВКонтакте» челтәренең матбугат хезмәтендә.

Казандагы «ВКонтакте» вәкиле Диләрә Махиянова да бу турыда фикерен әйтте. «Әгәр реклама кагыйдәләргә туры килсә, ул куелачак. Кичә хата булды», - диде ул.

Элегрәк Ленар Мифтахов «ВКонтакте»да үзенең татар телендәге рекламасын куймаулары турында Facebook социаль челтәрендәге битендә хәбәр иткән иде.

«Бу очракта мин татар телен аңламаучыларга кызык булмаган татар телле төркемне рекламаларга теләгән идем», — дигән ул. 

Моңа кадәр дә Ленар Мифтаховның социаль челтәрләрдә туган телдә реклама урнаштыру проблемалары булган. Узган ел шундый ук проблема Россия Яндексы белән килеп чыккан.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10