ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда 2019 елга Сабан туе бәйрәмнәре графигы расланды

21 май 2019, 16:24

12 июньдә Сабан туе Уфа шәһәрендә уза.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 2019 елда республика шәһәрләрендә һәм районнарында  Сабан туе бәйрәмен үткәрү турындагы Указга кул куйды. Тиешле документ 17 майда Башкортстан Республикасының хокукый мәгълумат рәсми интернет-порталында басылды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Документ нигезендә, Сабан туе беренче булып, 25 майда Стәрлетамак районында була.

1 июньдә - Архангельск, Бакалы, Бирск, Благовещенск, Бурзян, Гафури, Зианчур, Зилаир, Илеш, Кырмыскалы, Мияки, Уфа һәм Хәйбулла районнарында;
8 июньдә - Әлшә, Әскән, Авыргазы, Баймак, Балтач, Нуриман, Белорет, Бишбуләк, Бүздәк, Бурай, Дәүләкән, Дүртөйле, Ярмәкәй, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Үчәле, Федоровка, Чакмагыш, Чишмә, Шаран, Янаул районнары, Кумертау шәһәрендә;
9 июньдә - Благовар районында;
12 июньдә - Уфа шәһәрендә;
15 июньдә -Бәләбәй, Дуван, Краснокама, Мәчетле , Мишә районнарында;
22 июньдә - Әбҗәлил районында;
29 июньдә Ишембай районында Сабан туе бәйрәмнәре уза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10