ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Җәйге ял лагерьларында профильле сменалар ничек оештырылуы тикшереләчәк

21 май 2019, 16:12 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Җәйге ял лагерьларында профильле сменалар ничек оештырылуы тикшереләчәк “Бу эш эчке конкуренцияне һәм җәйге ялны оештыручыларның җаваплылыгын арттырачагына ышанам”, - диде яшьләр эшләре министры.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда җәйге ял лагерьларында профильле сменаларның эчтәлеге тикшереләчәк. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Хөкүмәт йортында брифингта шулай дип белдерде.

“Һәр ата-ана баласының җәен шәһәрдән читтә вакытын файда белән үткәрүен, нәрсәгәдер өйрәнүен тели. Татарстанда балалар ялы профильле сменалар рәвешендә гамәлгә ашырыла. Алар эчтәлеге ягыннан төрле юнәлешле”, - диде Дамир Фәттахов. Гражданлык-патриотик, физкультура-спорт, туристик-төбәкне өйрәнү, социаль-педагогик, интеллектуаль, тел, иҗади, IT-сменалар юнәлешле сменалар бар.

“Мондый сменалар җәмгыятьтә һөнәри ориентация мәсьәләләрен мөмкин кадәр иртәрәк хәл итәргә ярдәм итә. Дәүләттән финанслана торган профильле сменалар сайланганда ачык конкурс уза. Анда җәйге ял операторлары конкурс комиссиясе алдыннан үз профилен, дәүләттән финанслауда катнашу хокукын якларга тиеш”, - диде министр.

“Без җәй дәвамында программаларның үзләре игълан иткән профильгә җавап бирү-бирмәвен караячакбыз. Кызганыч, матур презентацияләрнең чынбарлыкка туры килмәгән очраклары булды. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы өчен матур презентацияләрнең практикада да чынга ашырылуы мөһим”, - диде Фәттахов.

Ул тикшерүләрнең саны һәм сыйфатына игътибар биреләчәген әйтте. “Безнең бурыч – җәйге ялны намуссыз оештыручыларны ачыклау, аларның кешеләрне алдау теләген бетерү. Без бу сорауда нокта куярга тиеш”, - диде. Ул җәмәгатьчелек контроле дә мөһим булуын белдерде.

“Без җәйге ялны оештыручыларның инициативаларын хупладык, алар үзләре дә намуссыз конкурентлардан зыян күрә. Алар ассоциациягә берләшеп, балаларның ялы һәм сәламәтләндерү өлкәсендә профильле сменаларның сыйфатын тикшерүдә актив катнашачак. Бу эш эчке конкуренцияне һәм җәйге ялны оештыручыларның җаваплылыгын арттырачагына ышанам”, - диде Дамир Фәттахов.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10