ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Алексеевскида язучы Фирүзә Җамалетдинова белән очрашу интерактив формада узды

21 май 2019, 15:36 , Фото: Надия Шәйхетдинова

Алексеевскида язучы Фирүзә Җамалетдинова белән очрашу интерактив формада узды

Әдәби очрашуга укучылар, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары килде.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Надия Шәйхетдинова). Саҗидә Сөләйманова, Фатих Хөсни, Һади Такташ исемендәге бүләкләр иясе, “Ел китабы- 2018” бәйгесе җиңүчесе язучы, шагыйрә, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Фирүзә Җамалетдинова Алексеевскиның Г.С.Боровиков исемендәге 3нче урта мәктәбендә укучылары белән очрашты. Очрашуны укучылар белән интерактив формада узды.

Залга керешкә үк язучының китапларыннан күргәзмә әзерләнгән. Бәйрәмчә бизәлгән залны тутырып укучылар, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары килгән.

Кичәне район мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Гыйләҗев башлады. “Журналистлар, язучылар, әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар традициягә керде. Аларны көтеп алабыз. Укучылар, укытучылар күңеленә илһам салып китә алар. Фирүзә Җамалетдинова әсәрләре тормышчан, туган якка, туган телгә ихтирам-мәхәббәтле булу белән сугарылган. Телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләрәбезне саклауда бергәләп тырышыйк”, - диде ул.

Балалар язучы әсәрләреннән өзекләрне татар телендә дә, шулай ук аның рус теленә тәрҗемә ителгән хикәяләрендә сөйләделәр. 3нче сыйныф укучылары башкаруында “Бабай һәм онык” хикәясен зал аеруча яратып кабул итте.

Кичә атамасы язучының бер әсәреннән алынган. Ул “Гомер тукталышлары” дип атала. Фирүзә Җамалетдинова үзенең тормыш юлын – үзе атаганча “тукталышларга” үзе тукталды һәм күбрәк лирик-фәлсәфи шигырьләре аша җавап бирде. Укучылар әсәрләрнең язылышы, геройлары, прототиплары, бүгенге көндәге язмышлары кызыксындырды.

  • Фирүзә Җамалетдинова - Чүпрәле районында туып-үскән, урта белем алган, университетта журналистлык һөнәрен үзләштергән һәм өч дистә елдан артык гомерен Татарстан матбугатына багышлаган. Ул 11 китап авторы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10