ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Мөхәммәтшин социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар бәйгесенә старт бирде

21 май 2019, 14:58 , Фото: архив

Мөхәммәтшин социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар бәйгесенә старт бирде Татарстанның коммерцияле булмаган оешмаларына социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен 35 миллион сум акча биреләчәк, диде ТР парламенты башлыгы.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурска гаризалар тапшыруның башлануы турында игълан итте. Коммерцияле булмаган оешмаларның социаль әһәмияткә ия проектларын гамәлгә ашыру өчен Татарстан бюджетыннан 35 миллион сум акча бүленәчәк.

«ТР Хөкүмәте тарафыннан 2019 елга 35 миллион сум акча бүлеп бирү турында боерык имзаланды һәм кабул ителде. Игелекле гамәлләрегезгә грант ярдәме ТР Икътисад министрлыгы аша күрсәтеләчәк», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасында узган республика коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда.

2014 елда «Бердәм Россия» партиясе социаль әһәмияткә ия инициативаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән бәйге үткәрү башлангычы белән чыкты. Конкурс кысаларында актив һәм битараф булмаган татарстанлыларның проектларын гамәлгә ашыру өчен ел саен Татарстан бюджетыннан субсидияләр рәвешендә 35 миллион сум акча бүленә. Шуның хисабына йөзләгән проект гамәлгә ашырыла.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10