ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга лагерьларда махсус сменалар оештырыла

21 май 2019, 14:40

Быел өченче ел рәттән лагерларда ДЦП, аутизм һәм башка диагнозлары булган 573 бала ял итәчәк.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел өченче ел рәттән Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны җәйге ял лагерьларына җибәрү ниятләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

Ул Татарстанда 2017 елдан ТР Президенты йөкләмәсе буенча сәламәтлеге чикле балалар өчен махсус җәйге сменалар уздырылуын әйтте. “Безнең өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мөһим категория санала. Быел лагерьларга 573 бала җибәреләчәк”, – диде министр.

Дамир Фәттахов лагерьларда ял итәчәк балалар арасында күрү, ишетүендә тайпылышлар булган 188 бала, акыл ягыннан зәгыйфь 170 бала булуын билгеләп узды. Аларның ялы өчен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы җавап бирә.

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы шикәр чире белән авыручы 50, ДЦП, аутизм диагнозына ия 200 баланың Кара диңгез ярында ялын кайгыртачак.

Лагерьларда, сәламәтләндерү оешмаларында ял иттерү өчен 54 мең 831 бушлай юллама каралган. Алар авыр тормыш хәлендә калган, тернәкләндерүгә мохтаҗларга, шулай ук, уку алдынгыларына, олимпиада призерлары һәм җиңүчеләргә бирелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10