ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты «Росатом» башлыгы Алексей Лихачев белән очрашты

21 май 2019, 14:25 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты «Росатом» башлыгы Алексей Лихачев белән очрашты Дәүләт корпорациясе җитәкчесе Алексей Лихачев VII «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионаты финалында катнашу өчен Казанга килде.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачевны кабул итте. Очрашуда WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлек хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты, шулай ук WorldSkills International халыкара хәрәкәте операторы - «Яшь профессионаллар» берлеге белән актив хезмәттәшлек итә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Встреча с генеральным директором "Росатом" А.Е.Лихачевым

Моннан алдагы очрашуларда билгеләп үтелгәнчә, «Росатом» дәүләт корпорациясе база ярышларына гына түгел, WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының көн тәртибен оештыруга да ярдәм күрсәтә.

Шунысын да искәртик: бу көннәрдә Казанда VII «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» Илкүләм чемпионатының финал ярышлары уза.

Встреча с генеральным директором "Росатом" А.Е.Лихачевым


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10