ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 50-60 елларда төзелгән лагерьлар тулысынча яңадан үзгәртеп корылачак

21 май 2019, 13:45

Балалар сәламәтләндерү лагерьлары төзелеше һәм капиталь ремонт программасы буенча 45 муниципаль берәмлектә 94 объект төзекләндереләчәк.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 1950-1960 елларда төзелгән лагерьлар тулысынча яңадан үзгәртеп корылачак, махсус проект буенча аларга алмашка яңа биналар төзелә. Бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта “Лето” Республика үзәге директоры, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия секретаре Раил Моратшин әйтте.

Ул элекке пионер лагерьлары таушалган хәлдә булуын, дүрт районның үз лагерьлары бөтенләй булмавын, алар үз балаларын күрше районнарда ял иттергәнен әйтте. Аның сүзләренчә, лагерь бик яхшы төзелгән булырга мөмкин, ләкин сыйфатлы су булмау кулланышка рөхсәт бирүгә киртә булырга мөмкин. Күп кенә районнар яңа лагерьлар төзелеше өчен җирләр табуын әйтте.

“Кама Тамагы районында “Волга” лагере утрауда булгач, су белән проблемалар бар. Шуңа күрә район башлыгы тулысынча яңа лагерь төзү турында карар кабул итте. Моның өчен җир бүлеп бирелде”, - диде Раил Моратшин. Ул кайбер районнар шулай ук шушы үрнәккә ияргәнен әйтте. Аның сүзләренчә, кайбер районнарда җир бирү белән авырлыклар да туа. Урман фонды җире булса, федераль җир булгач, анда төзергә ярамый.

Лагерьлар нинди халәттә булуына карап, Раил Моратшин аларга я капремонт, я реконструкция үткәрелүен билгеләп узды. Шактый канәгатьләндерерлек хәлдә булган лагерьларның инфраструктурасы яхшыртылачак – акт заллары, ашханә, спорт мәйданчыклары өстәләчәк. “Үзгәрешләр зур булачак. Шартлар нык үзгәрәчәк. Алар мөмкинлекләре чикле булган халык категориясе мәнфәгатьләрен исәпкә алып төзелә”, - диде.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларын төзелеше һәм капиталь ремонт ясау буенча программа нигезендә, быел 21 территориядә төзекләндерү һәм төзү эшләре өчен 1,4 млрд сум акча юнәлдерелә. Өч ел эчендә программаны гамәлгә ашыру өчен 7 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Барлык 45 муниципаль берәмлектә 94 объект төзекләндереләчәк.

“Программа буенча һәр муниципаль берәмлекнең үз лагере булачак. Татарстанда, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, балалар һәм үсмерләргә җәйге ял оештыру буенча конкурентлы өстенлекләр бар. Республикага бу мәсьәләдә ихтыяҗ зур булачак”, - диде министр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10