ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Паршикова белән спорт инфраструктурасын үстерү хакында фикер алышты

21 май 2019, 12:48 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Паршикова белән спорт инфраструктурасын үстерү хакында фикер алышты Россия спорт министры урынбасары Казанга VII «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионаты кысаларында үткәрелә торган чараларда катнашу өчен килде.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты. Очрашуда сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм спорт объектлары төзүгә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча с заместителем министра спорта РФ Н.В.Паршиковой

«Очрашуда спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, спорт инфраструктурасын алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикерләштеләр. Шулай ук VII «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионатының финал ярышларын үткәрүгә бәйле мәсьәләләр дә кузгатылды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10