ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балалар лагерьларына юлламалар сату буенча беренче тапкыр онлайн сервис кертелә

21 май 2019, 12:17 , Фото: архив

Балалар лагерьларына юлламалар сату буенча беренче тапкыр онлайн сервис кертелә Сынау режимында бу программа дүрт лагерьда эшләячәк, киләсе елдан барлык балалар сәламәтләндерү лагерьларын шушы системага кертү ниятләнә.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда балалар лагерьларына юлламалар сату буенча сынау режимында онлайн сервис гамәлгә кертелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

“Бу бик җитди проект, бу тәҗрибәне беренче тапкыр кертәбез. Бәлки, барлык белгечләр аңа әзер дә түгелдер, ләкин без үз алдыбызга җәйге сәламәтләндерү кампаниясен балалар, ата-аналар өчен мөмкин кадәр ачык, уңайлы итү бурычын куйдык. Онлайн режимда юлламаны сатып алгач, бары тик бер тапкыр квитанция белән “Лето” үзәгенә килеп юлламаны алырга гына кирәк булачак”, - диде министр.

Дамир Фәттахов ата-аналарның онлайн режимда барлык лагерьлар базасы белән таныша алачагын әйтте. “Сайтта лагерь күренешләре, инфраструктура белән фото, видеоматериаллар, нинди профильле сменалар, белгечләр эшләячәге турында мәгълүмат булачак”, - диде ул.

Сынау режимында бу программа дүрт лагерьда эшләячәк. Бу - "Пламя" (Казан), "Пионер" (Яшел Үзән районы), "Чайка" (Биектау) һәм "Мечта" (Яшел Үзән) лагерьлары.

“Башлангыч чорда яңа системада авырлыклар да булырга мөмкин. Әти-әниләр дә элемтәдә булыр дип көтәбез. Үзебез дә эчке механизмын эшләячәкбез. Киләсе елдан барлык балалар сәламәтләндерү лагерьларын шушы системада эшләтәчәкбез. Без үз хезмәтебезне мөмкин кадәр уңайлы, үтемле итәргә тиеш”, - диде министр.

Онлайн программа буенча теркәлеп, бүгеннән үк юлламалар сатып алырга була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10