ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казандагы «Сувар Плаза» сәүдә үзәгенең өске катында идән ярылган

21 май 2019, 11:15 , Фото: соцсети

Казандагы «Сувар Плаза» сәүдә үзәгенең өске катында идән ярылган Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бинадан персонал һәм сатып алучыларны эвакуацияләргә туры килгән.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Казандагы «Сувар Плаза» сәүдә үзәгенең өске катында идән ярылган. Кулланучылар шуның видеосын социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, коридорда идән берничә урыннан ярылган. Сәүдә үзәге хезмәткәрләре һәм сатып алучылар бинадан чыгу юлына ашыга. Видеоны төшерүче ир-ат әйтүенчә, гадәттән тыш хәл «Сувар Плаза» сәүдә үзәгенең 10нчы катында булган.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10