ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан аэропортында авиатехник двигатель ремонтлаганда баскычтан егылып төшкән

21 май 2019, 10:18

Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). «Казан» Халыкара аэропортында очкыч двигателен ремонтлаган вакытта 55 яшьлек авиатехник баскычтан егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, 17 май көнне «Казан» Халыкара аэропорты перронында 55 яшьлек авиатехник ИЛ-76 һава судносы двигателен ремонтлаган вакытта дүрт метрга якын биеклектән баскычтан егылып төшкән», - дип белдерде агентлыкка Андрей Шептицкий.

Төрле тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар. Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган. Тикшерүчеләр алдында шушы хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора.

«Казан» Халыкара аэропорты матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, авиатехник аэропорт хезмәткәре түгел. «Зыян күрүче аэропортта эшләми, ул «Капо Авиа» компаниясе хезмәткәре», - дип искәртте «Казан» Халыкара аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин.

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10