ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Коммерцияле булмаган оешма вәкилләре үз проектлары белән таныштырачак

21 май 2019, 10:06 , Фото: Рамиль Гали/архив

Коммерцияле булмаган оешма вәкилләре үз проектлары белән таныштырачак ТР парламенты башлыгы шулай ук 2019 елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурска гаризалар тапшыра башлау турында игълан итәчәк.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада социаль әһәмияткә ия проектлар гамәлгә ашыручы Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары вәкилләре белән киңәшмә үткәрәчәк. Очрашуда катнашучылар гражданлык инициативаларына ярдәм күрсәтү хакында фикер алышачак, коммерцияле булмаган оешма вәкилләре шулай ук үз проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре хакында сөйләячәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«2014 елда «Бердәм Россия» партиясе социаль әһәмияткә ия инициативаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән бәйге үткәрү башлангычы белән чыкты. Конкурс кысаларында актив һәм битараф булмаган татарстанлыларның проектларын гамәлгә ашыру өчен ел саен Татарстан бюджетыннан субсидияләр рәвешендә 35 миллион сум акча бүленә. Шуның хисабына йөзләгән проект гамәлгә ашырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук 2019 елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурска гаризалар тапшыра башлау турында игълан итәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

2017 елда субсидияләр алу буенча бәйгегә 37 муниципаль райондагы коммерцияле булмаган оешмалардан 218 гариза килгән. Конкурс комиссиясе карары нәтиҗәләре буенча 29 муниципаль районнан килгән 112 проект бәйгенең җиңүчеләре дип табылган. 2018 елда 35 муниципаль райондагы коммерцияле булмаган оешмалардан 199 гариза кабул ителгән. 26 муниципаль берәмлектәге 113 коммерцияле булмаган оешма конкурсның җиңүчесе дип табылган.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10