ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү татарларының йөздән артык гаиләсе татар басма матбугатына язылу алачак

21 май 2019, 07:46 , Фото: пресс-служба "Штаба татар Москвы"

Мәскәү татарларының йөздән артык гаиләсе татар басма матбугатына язылу алачак Татар Штабы координаторы Гөлнара Яруллина чараларда актив катнашучы яшьләрнең татар матбугаты белән танышырга тырышуы турында сөйләде.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары Штабы һәр яртыеллыкка даими рәвештә татар газета-журналларына яздырып тора. Быел Мәскәүнең йөздән артык гаиләсе «Халкым минем» газетасын ала, дип хәбәр итә Штабның матбугат хезмәте.

Мәскәү татарлары Штабы инициативасы белән Татар мәдәни үзәге китапханәләре укучылары, Муса Җәлил исемендәге 1186нчы татар мәктәбе укучылары, шулай ук Татар Штабы кунаклары татар матбугаты белән танышачак. 

Татар Штабы даими рәвештә «Халкым минем», «Шәһри Казан», «Безнең гәҗит» газеталарына, «Идел», «Ялкын», «Сөембикэ», «Безнең мирас» журналларына языла. Шул рәвешле Мәскәү татарлары иҗтимагый оешмасы татар матбугатын популярлаштыруга үз өлешен кертә.

Татар Штабы координаторы Гөлнара Яруллина чарада катнашучы яшьләрнең татар матбугаты белән танышырга тырышуы турында сөйләде. Шулай ук төрле чаралар вакытында татар газеталары таратылуы турында әйтеп узды.

«Без татар халкының татар газета-журналларына язылу кампаниясендә катнашырга тиеш дип саныйбыз. Әгәр яшьләр бу мәсьәләдә активлык күрсәтмәсә, милли матбугатның киләчәге шактый томанлы», - диде Гөлнара Яруллина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10