ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Түбән Новгород өлкәсендәге «Нур аль-Ильм» уку йортында чыгарылыш кичәсе узды

21 май 2019, 07:22 , Фото: tatar-congress.org

Түбән Новгород өлкәсендәге «Нур аль-Ильм» уку йортында чыгарылыш кичәсе узды Быел дини мәктәпне төрле яшьтәге укучылар тәмамлады – иң яшенә унсигез булса, иң олысына – 73 яшь.

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Күптән түгел “Нур аль-Ильм” дини уку йортында дүртенче курс укучыларының чыгарылыш кичәсе узды. Шәкертләрнең барысы да дүрт еллык уку-укыту программасын үзләштереп, чыгарылыш имтиханнарын уңай билгеләргә тапшырдылар һәм аттестация карары нигезендә аларга махсус таныклыклар тапшырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Дүртенче курсның “А” төркеменнән тугыз укучы: Җәвдәт Зарипов (Уразавыл), Алсу Закирова (Зур Рбишча), Наргизә Ивличева (Мәдәнә), Гүзәл Мифтяхетдинова, Гөлнара Мәсәлимова, Нурия Мифтяхетдинова (Карга), Нурия Садекова (Пашат), Зөһрә Хөсәинова һәм Равил Шакиров (Куйсуы) уку йортын бишле билгеләренә генә тәмамлады.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел дини мәктәпне төрле яшьтәге укучылар тәмамлады – иң яшенә унсигез булса, иң олысына – 73 яшь. Олы яшьтә булуына карамастан, Куйсуыннан Рәйсә ханым Балекова яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Шәкертләргә өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров белән Түбән Новгородның “Махинур” мәдрәсәсе мөдире Рафек хәзрәт Тимербаев та үзләренең тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Шушы җылы атмосферада алар мәдрәсәдән аерылу белән бәйле булган моң-сагышлы хисләрне чагылдыручы уй-фикерләре белән уртаклаштылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10