ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз эш урынында акча үзләштергән

21 май 2019, 06:00

Ул 2016 елның маена кадәр ул законсыз рәвештә үзенең хезмәт хакын арттыра барган.

(Әлмәт, 21 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәр суды 40 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган. Аны хезмәт урыныннан явызларча файдаланып, акчаны үз кесәсенә салуда гаепле дип тапкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Суд билгеләгәнчә, әлеге ханым автомобильләр сату белән шөгыльләнүче бер компаниядә баш хисапчы булып эшләгән. 2015 елның ноябрь аеннан алып машина сатудан кергән 400 мең сумнан акчаны ул үз хисабына күчерә барган.

Моннан тыш, шул ук елның сентябрь аеннан башлап 2016 елның маена кадәр ул законсыз рәвештә үзенең хезмәт хакын арттыра барган.

Судта ул үз гаебен танымаган. Шәһәр суды аңа ике ел гомуми режимлы колонияне билгеләгән. Әлмәтлегә шулай ук коммерция һәм башка оешмаларда административ-хуҗалык эшләре белән ике ел шөгыльләнү тыела.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10