ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфа режиссеры профессиональ театрларны балалар студияләренә булышырга чакыра

20 май 2019, 21:39

Казанда «Поколение NEXT» балалар үзешчән театр коллективлары фестиваленә нәтиҗәләр ясалды.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанга «Поколение NEXT» балалар үзешчән театр коллективлары фестиваленә чакырылган Уфа режиссеры һәм театраль педагогы Гүзәл Акбердина профессиональ театрлар балалар студияләре белән актив хезмәттәшлек итәргә һәм аларны үз канаты астына алырга тиеш дип саный. Бу хакта ул жюри әгъзаларының фикер алышуы вакытында әйтте.

Гүзәл Акбердина балалар белән эшләүче педагогларның театраль технологияне белмәүләрен, музыка сайлый алмауларын әйтте. Ул аеруча текст сайлаудагы проблемаларны билгеләп үтте. “Балаларны сәхнәдә үз-үзләрен ничек тотарга профессиональ педагоглар түгел, ә өйдәге әбиләре өйрәтә. Ул өйрәтүләрнең нәтиҗәләре сәхнәдән күренә”, - ди ул.

Гүзәл Акбердина чишелеш юлын профессиональ театрлар белән хезмәттәшлектә күрә. “Репертуар театры балаларга театрга килеп өйрәнү мөмкинлеге тудырса, без мәгариф структуралары белән хезмәттәшлек итәбез, актерларга өстәмә эш мөмкинлеге бирәбез. Бу тулы бер система”, - ди ул.

“Казан яшь тамашачы театры шушы эшне башлап җибәрде. Әлеге театрның баш режиссеры үзе балалар эшен бәяли. Бу форма Татарстанда башланды һәм ул киң таралырга тиеш”, - ди Гүзәл Акбердина.

  • Бүген Казан яшь тамашачы театрында Татарстанның иң яхшы балалар үзешчән театр коллективы исемен игълан ителде. Жюри составына режиссёр Туфан Имаметдинов, театр рәссамы Ленар Гыйльметдинов, композитор Юрий Чаплин, ТР халык артисты Нина Калаганова, Казан мәдәният институтының театр факультеты деканы Руфина Таҗетдинова, региональ куратор, режиссер Гүзәл Акбердина кергән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10