ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Рубин” футбол командасы сезонның соңгы өйдәге уенын тигез исәп белән тәмамлады

20 май 2019, 21:07 , Фото: Михаил Захаров

“Рубин” футбол командасы сезонның соңгы өйдәге уенын тигез исәп белән тәмамлады Казан футболчылары Россия Премьер-лигасының соңгы уенын Краснодарда үткәрәчәк.

(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген "Казан-Арена" стадионында Казанның “Рубин” футболчылары Махачкаланың “Анжи” командасына каршы уйнады. “Рубин” командасы бу сезонда Россия Премьер-лигасының соңгы өйдәге уенын 0:0 исәбе белән тәмамлады.

Хәзергә “Рубин” турнир таблицаның унынчы урыныда тора. Киләсе сезонда таблицадагы беренче унике урынны яулаган команда гына Россия Премьер-лигасында катнашачак.

“Рубин” командасының старт составы
Капкачы: Егор Бабурин; сакчылар: Данил Степанов, Егор Сорокин, Филип Уремович, Виталий Устинов; ярымсакчылар: Павел Могилевец, Игорь Коновалов, Евгений Башкиров, Руслан Камболов, Хорен Байрамян; һөҗүмче: Дмитрий Полоз.

Сезонның соңгы уенында “Рубин” футболчылары “Краснодар” командасы белән очрашачак. Матч 26 май 14:00 сәгатьтә башлана. Уен Краснодарда узачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10